10 сентябрьдә Чистай хакимиятендә шәһәр муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов имам-хатыйблар белән киңәшмә уздырды.
Анда имамнар хакимият белән килештерү таләп ителә торган хуҗалык мәсьәләләрен күтәрделәр. Шулай ук булачак сайлауларга һәм якынлашып килүче Корбан бәйрәменә әзерлек турында сөйләштеләр.




