Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Мәккәдә килеп чыккан фаҗига уңаеннан, кайгы уртаклашу белдерде.
"Татарстан мөселманнары исеменнән мәрхүм булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам һәм Аллаһы Тәгаләдән зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын сорыйм. Бу фаҗига беркемне дә битараф калдырмас, бөтен мөселман дөньясы алар өчен дога кылар. Фаҗига миллионлаган кешенең Исламның бер өркәне булган - хаҗ кылу гыйбадәтен башкара торган вакытта килеп чыкты. Мәрхүм булучылар ихластан Аллаһыдан ризалык алырга һәм аңа якынаерга теләүчеләрдән, аның алдында бурычларын үтәргә омтылган дин кардәшләребез. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләдән, һәлак булучыларның гөнаһларын кичереп, аларны җәннәтле итсен дип телибез. Без - Аллаһыдан, һәм аңа кире кайтачакбыз! Коръәндә язылганча: "Вә һичбер кеше кайда үләчәген белмәс, вә һичбер кеше иртәгә нәрсә эшләячәген белмәс, Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә һәр нәрсәдән хәбәрдар" (Локман сүрәсе, 34 нче аять)" - диелә Камил хәзрәт Сәмигуллин кайгынамәсендә.




