Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Саба районы мөхтәсибәте тарафыннан 10 сентябрьдән тагын бер конкурска старт бирелә. Ул 1-4 сыйныф укучылары арасында «Минем мәхәллә мәчете» дигән исем астында узучы рәсем конкурсы. Конкурс шартлары буенча җибәрәсе рәсемнәрдә тере җан ияләре сүрәтләнергә тиеш түгел, үз хыялыңда күзаллаган мәчет рәсемен ясап җибәрергә, агачлар, йортлар, чәчәк рәсемнәре төшерергә мөмкин. Иҗат эшендә төсле карандашлар, фломастерлар, буяу, акбур, пластилин кулланырга мөмкин, компьютер белән эшләнгән рәсемнәр кабул ителми.
Конкурсның нигезнамәсе: http://nursaba.ru/load/konkursy/konkursy_dlja_detej/polozhenie_konkursa_detskogo_risunka_mechet_moej_makhalli/16-1-0-327
Конкурска килгән эшләргә сылтама. http://nursaba.ru/photo/konkurs/avylym_m_chete/55
Рәсемнәрне түбәндәге адреска юлларга кирәк: 422060, ТР, Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе, Гали Закиров урамы, 65 йорт . Яки nursaba-konkurs@mail.ru электрон почтасына яисә htpp:// nursaba.ru сайтына (биредә конкурс шартлары белән тулырак танышырга мөмкин), алдан теркәлү узып җибәрергә кирәк. Хәбәрләшү өчен телефон:8(84362)2-35-68.




