Бүген нәзарәткә Казанда яшәүче әзербайҗаннарның имамы, яшь галим Шахсувар Исмәгыйлов килде. Ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән башкалада яшәүче мөселманнар хакында сөйләште.
Шахсувар Исмәгыйлов мөфтигә әзербайҗаннарның Татарстанда ничек яшәүләре һәм нинди проблемалар борчуы хакында җиткерде. Камил хәзрәт үз чиратында нәзарәтнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, алдагы чаралар, хезмәтәшлек итү турында сөйләде.



