“Кем Аллаһ Тәгалә ризалыгын гына өмет итеп хаҗга барса, хаҗ вакытында хатыны белән якынлык кылмаса һәм гөнаһка кермәсә, кирәкмәгән гамәл үтәмәсә, яңа туган бала кебек гөнаһлардан пакьланып калыр” диелә пәйгамбәребезнең хәдисендә. Хаҗ – ислам диненең биш баганасының берсе. Бу гамәлне тиешле итеп үти алучы Аллаһ Тәгалә каршында бик югары дәрәҗәгә ия була.
Бу елны Лениногорск шәһәреннән 12 кеше хаҗ кыла. Алар 13 нче сентябрь көнне Казан аэропортыннан Төркия аша Җиддә шәһәренә очтылар. Бер тәүлек чамасы юлда булып исән- сау барысы да Мәккә шәһәренә килеп җиттеләр, гомрә хаҗын кылдылар. Якынча 3 атна чамасы изге җирләрдә гыйбадәт кылганнан соң, иншАллах 7 нче октябрь көнне кире Казан аэропортына кайтып җитәрләр дип көтелә.
Әлеге сәфәр бик саваплы да, шул ук вакытта бик катлаулы да. Шуңа күрә алдан Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә хаҗиләр өчен махсус дәресләр оештырылган иде. Бу дәресләрдә катнашучылар хаҗны ничек дөрес төгәл һәм җиңел үтәргә икәнен ачыкладылар. Рухи һәм физик яктан яхшы әзерләнделәр.
Аллаһ Тәгалә кылган хаҗларны кабул кылсын. Калганнарга да шушы изге гамәлгә ирешергә насыйп итсә иде. Амин!



