Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кереште. С.Сәйдашев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Президенты инаугурациясе тантанасы уздырылды. Әлеге мәртәбәле чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Инаугурация тантанасында 700 дән артык кеше чакырулы иде, шул исәптә депутатлар, ТР Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр җитәкчеләре, хакимиятнең федераль органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Россия төбәкләре җитәкчеләре һәм башкалар.
Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифасына керешү тантанасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Аннары залга Россия һәм Татарстан дәүләт флаглары, шулай ук Президент штандарты кертелде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Конституцияләргә кулын куеп ант текстын әйтте.
"Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен, ТР Дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы Президенты югары вазифаларын намуслы башкарырга тантаналы төстә ант итәм", - диде ул.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
"Татар-информ"
Фотолар: intertat.ru, Cолтан Исхаков, tatarstan.ru







