Үткән ял көннәрендә актив мөселман яшьләре православ яшьләре белән бергә Арча зиратында өмә үткәрделәр. Әлеге чара “Экстремизмга –юк!” айлыгы кысаларында оештырылды.
Яшьләр бердәм рәвештә берничә сәгать дәвамында зиратны чистарттылар, тәртип урнаштырдылар. Моннан тыш алар үзара танышып, хезмәттәшлек алып бару хакында да сөйләштеләр.






