Бүген Татарстан мөфтиятенә доктор, Иорданиянең Халыкара ислам университеты профессоры, шәех Әбдел Разак Габдрахман Әлсәгъди килде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакка нәзарәт эшчәнлеге турында сөйләде. Мөфтиятнең уку-укыту программалары белән таныштырды.
Шулай ук очрашуда сүз Россия ислам университеты белән Иордания университеты арасында, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барды.



