Бүген иртән Татарстан хаҗилары махсус киемнәрдән – ихрамнан төркем җитәкчеләре һәм табиблар озатуында төркем-төркем булып, Минә үзәнендәге палаткалардан торган шәһәрчеккә килделәр. Көн дәвамында хаҗилар догалар укып, гыйбадәтләрне үтәп Гарәфә көненә әзерләнәләр.
Гарәфә көне – Корбан бәйрәменнән алдагы көн – изге, мөбарәк көн. Бу көнне, ягъни зөлхиҗҗә аеның 9нчы көнендә һәр елны дөньяның барлык илләреннән җыелган берничә йөз мең хаҗи Гарәфәт тавында (үзәнлегендә) дога һәм гыйбадәт кыла. Быел гарәфә көне 23 сентябрьгә туры килә.
Ихрам кигәннән соң Сафа һәм Мәрва таулары арасында йөгерергә ниятләү; зөлхиҗҗәнең 8 нче көнендә Минәга барып куну; Гарәфә көнендә (зөлхиҗҗәнең 9 нчы көне) кояш чыкканнан соң Минадан Гарәфәт тавына чыгу; Корбан чалу көнендә Моздәлифәдә куну; Гарәфәт тавында госел алу; корбан чалуның калган көннәрендә Минада куну хаҗның сөннәтләре булып тора.



