Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Сәфәре кысаларында мөфти Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары – Татарстанның Русия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле вазифаларын башкаручы Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин белән очрашты. Вәкиллек бинасында узган очрашуда сүз Татарстан һәм Мәскәү мөселманнары, дини вәзгыять хакында барды.
Мәгълүм булганча, иртәгә, 23 сентябрьдә Мәскәүдә җәмигъ мәчетен ачу тантанасы уздырыла. Әлеге бәйрәмдә ил җитәкчеләре, Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм башкаларның катнашуы көтелә. Чит илләрдән дә күп сандагы кунаклар чакырылган.



