Кабан арты мәчете “Корбан бәйрәме – якыннарны кайгырту вакыты!” дип аталган акция уздыра. “24-26 сентябрьдә Корбан бәйрәме көннәре. Әйдәгез аны социаль ярдәм күрсәтеп, файдалы итеп уздырыйк!” , - ди мәчетнең имам-хатыйбы Сәетҗәхфәр хәзрәт Лотфуллин. Корбан гаете вакытында мәчетнең социаль ашханәсендә 3 мең кешегә хисап тотылган хәйрия ашлары уздырыла.
Узган еллардагы кебек үк мәчет янында мохтаҗларга бушлай корбан итләре таратылачак. Моннан тыш РИИ студентлары ярдәмендә инвалидларга, пенсионерларга, балалар йортларына өләшү ниятләнелгән.
24 сентябрь көнне сәгать 8.00дә гает намазыннан соң Рамазанда корылган чатырда бәйрәм пылавы белән сылыйлар. Сәгать 13.00 дә ветераннар һәм инвалидлар өчен хәйрия ашы үткәрелә.



