24 cентябрьдә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган Корбан бәйрәме уңаеннан балалар өчен күркәм чара булды. Аны республика күләмендә билгеле тамада Гамил Нур алып барды.
Бәйрәм чарасы район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. Балалар өчен кызыклы күңел ачу программасы әзерләнгән иде. 4-13 яшьлек балалар төрле ярышларда катнашып, шәһәр аттракционына билетлар отты. Гомумән, әлеге мәҗлестән бер генә бала да бүләксез китмәде.
Бәйрәм кысаларында “Иң төзек мәчет” конкурсына да нәтиҗә ясалды. Район мәчетләре арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – Югары Мактама авылы мәчете;
2 урын – Мактама авылындагы Нур мәчете;
2 урын – Нәдер авылы мәчете;
3 урын – габдрахман авылы мәчете;
3 урын – Чупай авылы мәчете.
Шәһәр мәчетләре арасында призлы урыннарны яуладылар:
1 урын – “Зиннур” мәчете;
2 урын – “Мәдинә” мәчете;
3 урын – 2-нче мәхәллә мәчете.









