Татарстан хаҗилары Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә Гарәфә тавы үзәнендә өйләдән алып кояш батканчыга тикле догалар укып, теләкләр теләде. Кичә, 24 сентябрьдә, алар хаҗ сәфәренең шулай ук мөһим өлешләрен – Минәдә шайтанны ташлар белән кыйнау гыйбадәтен һәм корбан чалуны үтәде. Таш ату гыйбадәте ике көн дәвам итәчәк. Кайбер хаҗилар тәвәф кылуны (Кәгъбаны әйләнү) да башкарып өлгергән. Корбан бәйрәме уңаеннан ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров хаҗиларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиның тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм бәйрәм вәгазе сөйләде.
Татарстан хаҗилары корбан чалу гыйбадәтен утәде
25 сентябрь 2015 ел 14:45
Соңгы яңалыклар
Мөфти ТР Рәисенең Оман дәүләтенең Дин эшләре һәм вакыфлар министры белән очрашуында катнашты
28 ноябрь 2025 ел 18:40
"Зәкят" фонды МХО сугышчылары әниләрен, хәләл җефетләрен һәм балаларын Әниләр көне белән котлады
28 ноябрь 2025 ел 15:12
Казанда яшь мөселманнар өчен «Яшь кияү» ислам курсының икенче агымы тәмамланды
27 ноябрь 2025 ел 10:56
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

