Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел Үзәндәге бишенче төзәтү колониясендә җомга намазын уздырды. Әлеге колония мәчете колонияләр арасында иң зур мәхәлләле санала.
Мөфтине колония җитәкчесе Юрий Арбузов, ярдәмчесе ТР ҖҮФХИ җитәкчесе ярдәмчесе Рафаэль Дәүләев, Сокура бистәсендәге махсус корбан чалу комплексы директоры Азат Гайнетдинов озата йөрде.
Юрий Арбузов сүзләренә караганда, дин әһелләре белән очрашу ул тәрбия эше булып тора. Камил хәзрәт үз чиратында тоткыннарга вәгазь сөйләде, динебез кыйммәтләре турында аңлатты, сорауларга җавап бирде. Очрашу ахырында хөкем ителгәннәр мөфтигә үзләре ясаган махсус бүләкләр бирде.
Әйтергә кирәк, бүген ТР МДН республика төзәтү колонияларына корбан ите таратты.



