Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мохтаҗларга һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә корбан итләре өләшүне оештырды. Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин авыр тормыш сынауларына дучар булган мохтаҗлар янында булды, аларга корбан итләрен бирде. Каты чирләп урын өстендә калган өлкәннәрнең хәлен белеште, аларны бәйрәм белән котлады, тизрәк савыгуларын теләп, дога кылды.
Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Бу көн мөселманнар Аллаһ кушмаган гамәлләрдән тыелу, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләреңә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә шатлык бүләк итү көне буларак кадерле. Корбан чалу – кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Корбан чалу – бәйрәм көнен дә санап, өч көн дәвам итә.
Корбан ите өч тигез өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Ашагыз, башкаларны ашатыгыз һәм үзегезгә дә калдырыгыз”, дигән.
Корбан ите өләшкән мохтаҗлар һәм авырулар арасында ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фондына, төрле мәчетләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар.



