Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә Гаилә мәчете коллективы сабыйлар өчен Корбан бәйрәменә багышлап бик күркәм бәйрәм оештырды, Аллаһы Тәгалә разый булсын. Төрле уеннар, батутлар, пони, ишәк, паровозы - барысы да мәчет ишегалдына сыйды. "Татлы мамык"ка һәрвакыттагыча озын чират сузылды (боларны оештырып китереп, үз исемнәрен белгертергә теләмәгән эшмәкәрләргә Аллаһының рәхмәте булсын, эшләре уң булсын). Казанның Профсоюзлар урамындагы "Робаи" ("Робагый") рестораны (администраторы - Динара Икрамова, повар - Шамшут Рахмонов, волонтер кызлар) корбан итеннән әзерләнгән тәмле пылау белән сыйлады, әҗер-савабын язсын. Венера Ганиева укучысы Зөһрә Насипова моңлы мөнәҗәтләре белән бәйрәмгә ямь өстәде, бик зур рәхмәт, алдагы бәйрәмнәрдә дә көтеп калабыз (аны бирегә юллаган Венера Шәмиева белән "Тәртип" радиосына да рәхмәт яусын). Гаилә мәчете чын мәгънәсендә Азиноның, Казанның күркенә әйләнде. Халык, бигрәк тә сабыйлар мөселман бәйрәменең гүзәллеген аңлый башлады. Алга таба да аралашып яшәп, бәйрәмнәребезне шушылай матур итеп үткәреп, Аллаһының рәхмәтенә якынаерга насыйп булсын!
Гаилә мәчете коллективы сабыйлар өчен Корбан бәйрәменә багышлап бик күркәм бәйрәм оештырды
28 сентябрь 2015 ел 10:18
Соңгы яңалыклар
Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты - “Мөхәммәдия” шәкертләренә: “Гыйлем” – бу дөньяга һәм Ахирәткә иң шәп инвестиция”
09 сентябрь 2022 ел 14:56
Фәнни-популяр лекцияләр, ислам китаплары һәм хәләл продукция экспозициясе: Казанда «Ислам Нуры» күргәзмәсе ачылды
09 сентябрь 2022 ел 13:49
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






