Лениногорск районы “Ихлас” мәчете мәхәлләсе өлкәннәр көне уңаеннан хәйрия акциясе оештырган. 1 октябрьдә шәһәр урамнарында өлкәннәргә махсус календарьлар таратканнар, сәләмтлекләре какшаган өлкәннәрне өйләренә барып күргәннәр, тәм-томнар бүләк иткәннәр. Авыр хәлгә калган картларга корбан ите да өләшү оештырылган.
30 сентябрьдә “Ихлас” мәчете Корбан бәйрәме уңаеннан район мөслимәләре өчен дә зур мәҗлес үткәргән булган. Мөслимәләр мәчет имамы Булат хәзрәтнең үтемле вәгазе тыңлаган, якын арадагы планнары турында фикер алышкан.





