Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә якшәмбе курслары башлану уңаеннан тантаналы чара үтте. Шәкертләр каршында уку йорты директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхивәлиев чыгыш ясады. Ул аларны яңа уку елы башлану белән тәбрикләде, мәдрәсәдәге тәртипләр белән таныштырды. Шәкертләргә “Ак мәчет – кичә, бүген, иртәгә” дип исемләнгән презентацион ролик күрсәтелде.
Җыелыштан соң шәкертләр аудиторияләргә таралышты, мөгаллимнәре, төркемдәшләре белән якыннан таныша алды. Төрле сәбәпләр аркасында ял көннәре дәресләргә килә алмаганнар өчен уку эш көннәрендә оештырылачак. Чара кысаларында мәдрәсәнең кичке бүлегендә укырга теләүче хатын-кызлар өчен әңгәмә уздырылды. Төп шарт –гарәпчә укый белү.
2014-2015 елгы уку елы нәтиҗәләре буенча якшәмбе курсларында 77 төркемдә 1168 кеше белем алган һәм елдан-ел әлеге күрсәткеч уңай якка үзкәрә. Аларга 55 мөгаллим белем бирә.




