23 сентябрьдә Теләче районы үзәк мәчетендә район имамнарының җыелышы үтте. Чарада район администрациясе вәкилләре катнашында үтте. Җыелыш барышында җылыту сезонына әзерлек, мәхәллә халкын борчыган сораулар каралды. Шул ук көнне районның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына Корбан-бәйрәме уңаеннан бүләкләр таратылды.
Күркәм гамәлләрне дәвам итеп 24 сентябрьдә Иске Җөри мәхәлләсендә Корбан гаетенә багышланган викторина үтте. Викторинада 30 артык бала катнашты. Бәйрәм чарасы чәй эчү белән тәмамланды.






