2 октябрьдә Питрәч районы Шәли авылының “Гайнетдин” мәдрәсәсендә “Захир” һәм “Мәрзия” мәчетләренә йөрүчеләр өчен мәҗлес оештырылды. Чара Корбан бәйрәме уңаеннан үтте. Ике мәхәллә халкын бер урында җыю инициативасы белән “РАЦИН-ШАЛИ” оешмасы рәисе Айдар Гаянов чыкты. Әлеге күркәм мәҗлесне оештыруда ул һәр ел саллы өлеш кертә. Җыелыш милли традицияләрне яңартуда, бәйрәм рухын тудыруда һәм мөселманнарның үзара аралашуына яхшы сәбәп булды.
Питрәч мөхтәсибәтендә ике мәхәллә халкы Корбан бәйрәме уңаеннан җыелды
05 октябрь 2015 ел 11:03
Соңгы яңалыклар
Чаллыда Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узды
07 май 2023 ел 17:52
Казанда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Бөтенроссия ярышлары узды
07 май 2023 ел 17:50
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





