10 октябрьдә Татарстанның Буа мәдрәсәсенә 210 ел тулу уңаеннан “Татарстанда ислам мәгарифе: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Әлеге олуг чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте КФУ һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды белән берлектә уздыра.
Конференциядә Татарстан, Россия төбәкләре, Төркия, Иран дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Үткәрү урыны: Буа мәдрәсәсе, К.Либкнехт ур., 79.
Элемтә өчен: (84374)3-70-71, 89274101412, е-mail: rashidbua@mail.ru.



