"Ак мәчет" мәдрәсәсенең кичке бүлегендә укулар башланып китте. Әүвәлге очрашу мәдрәсәнең актлар залынды оештырылды. Җыелышны мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев алып барды. Шәкертләргә "Ак мәчет" мәдрәсәсе тарихына багышланган: "Кичә-бүген-иртәгә", - дип аталган видеоязма тәкъдим ителде.
Гарәпчә укый белү мәдрсәгә керүнең шарты булып тора. Мәдрәсә мөгаллимнәре шәкертләр белән әңгәмә барышында, аларның гыйлем дәрәҗәләрен тикшерделәр. Гарәпчә укый белмәүчеләр өчен якшәмбе укуларында төркемнәр оештырылды.
Мәдрәсәдә гыйлем алу өчен бөтен шартлар тудырылган, дәресләрне югары дини һәм дөньяви гыйлемгә ия булган белгечләр алып бара.
"Ак мәчет" мәдрәсәсенең кичке бүлегендә укулар башланды
06 октябрь 2015 ел 13:26
Соңгы яңалыклар
РИИ каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге ислам финансларында финанс технологияләренә багышланган сессия үткәрде
16 май 2024 ел 17:30
Татарстан Мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы эшендә катнашты
16 май 2024 ел 14:04
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


