Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге беренче гимназиясендә Корбанга багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов укучыларга зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләрен анлатты. Корбан бәйрәме белән укучыларны Әлмәт районы мөхтәсибәтенең мөслимәләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Зыатдинова, “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова тәбрикләде. Гимназия укучылары чыгышлары беркемне битараф калдырмады. Инглиз теле укытучысы Әнис Шәмсуллин тарафыннан оештырылган викторина сорауларына укучылар бик теләп җавап бирде. Чара гимназиядә корбан ашы белән тәмамланды.
Әлмәт районында Корбан бәйрәменә багышланган чаралар Нәдер, Кичучат һәм Елхово авылы мәктәпләрендә дә үтте.




