Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркия Республикасының Россиядәге Илчелегенең дини мәсьәләләр буенча киңәшчесе Дурсун Айгүн белән очрашты. Очрашу Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә узды.
Билгеле булганча, Төркия вәкиле 8 октябрьдә Болгарда уздырылган халыкара конференциядә катнашты. Бүген исә доктор Дурсун Айгүн мөфтияттә Камил хәзрәт белән Болгар ислам академиясе һәм дини гыйлем бирү, үзара хезмәттәшлек итү хакында фикер алышты.




