9 октябрьдә традиция рәвешендә Чалының "Ак мәчет"ендә галимнәр өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чарада дин әһелләре һәм галимнәрнең уртак эш планнары хакында әңгәмә корылды. “Ак мәчет” мәдрәсәсе эшчәнлеген шәһәребезнең югары уку йортларында белем бирүче галимнәр белән бергәлектә алып бара. Алар мәдрәсәгә килеп төрле кызыклы темаларга лекцияләр, семинарлар үткәрәләр. Өченче ел рәттән конференцияләр үткәрелеп килә. Беренче ел республика күләмендә булган булса, быел инде март аенда I ХАЛЫКАРА ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ үтте. Әлеге чараның темасы: "ҖӘМГЫЯТЬ ТОРМЫШЫН ТОТРЫКЛАНДЫРУДА ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ".
Конференциядә чыгыш ясаган галимнәрнең чыгышларын тыңлаганнан соң бер нәтиҗәгә килергә була: "Җәмгыять тормышының тотрыклыгына бары тик дини һәм дөньяви галимнәр бергә эшләгәндә генә ирешеп була".
Чаллыда дин әһелләре һәм дөньяви галимнәр эшчәнлеге барланды
12 октябрь 2015 ел 11:30
Соңгы яңалыклар
Мөфти ТР Иҗтимагый палатасында традицион кыйммәтләрне саклауга багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты
25 ноябрь 2024 ел 16:33
Мөфти Камил хәзрәт Төркия кунаклары – туризм тармагы вәкилләре белән очрашты
25 ноябрь 2024 ел 11:49
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


