Бүген Татарстан мөфтие беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Спас һәм Алексеевск районнарына эшлекле сәфәр кылдылар. Иртән хәзрәтләр Спас районы мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсагиров белән үзәк мәчеттә һәм Ак мәчеттә булдылар, мәхәллә, имамнар эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Очрашу кысаларында Фәрхәт хәзрәт булачак ислам музеена совет заманында ясалган шамаил бүләк итте.
Бүген үз мөфти вәкилләре Алекссевск районы үзәк мәчетендә район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков, имамнар һәм администрация вәкилләре белән аерым очрашу уздырды. Анда дини эшләрне алып бару хакында фикерләштеләр, сорауларга җавап бирделәр.







