Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Сүз куанычы” («Радость Слова») дип аталган православ китап ярминкәсен ачу тантанасында катнашты. Әлеге чарада төрле төбәкләрдән православ вәкилләре, нәшриятчылар җыелды. Тантана Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан атакай җитәкчелегендә үтте.
Камил хәзрәт республика мөселманнары исеменнән күргәзмә ачылышында катнашучыларны сәламләде. Чыгышында гарәпләрнең йөрәктән йөрәккә һәрвакыт юл бар, дигән мәкален искә төшерде. “Кеше башкалар белән турыдан-туры сөйләшкәндә, аралашканда гына әңгәмәдешенең йөрәгенә үтеп керә ала. Моны интернет та, радио да булдыра алмый. Безнең төрле дин әһелләре белән менә шушылай аралашуларыбыз дәвам итәр һәм бер-беребезгә карата йөрәкләребез ачык булыр”, - диде ул.




