Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин олуг дин белгече Таҗетдин Ялчыголны (1763-1838) искә алу чараларында катнашу ниятеннән Зәй мөхтәсибәтенә сәфәр кыла. Зәйдә өченче мәртәбә "Ялчыгол укулары" үткәрелә. Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чара дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, кунаклар, җирле халык катнашында уздырыла. Чарага шулай ук мөфти урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нияз хәзрәт Сабиров, Тукай, Чирмешән, Әлмәт, Алабуга, Нурлат һәм башка районнар имам-мөхтәсибләре килде.
Укуларны оештыручы Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов фикеренчә, "Ялчыгол укулары" ул мәгърифәтче дин әһеле мирасына кагылышлы фикер алышу, аның рухи мирасын барлау булып тора. Укулар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән "2015 ел - татар дин галимнәре елы" кысаларында үткәрелә.
Конференциягә катнашырга килгән дин әһелләре мөфти җитәкчелегендә, иң беренче чиратта, галимнең каберен зиярат кылдылар. Ялчыгол Зәй районының Имәнлебаш авылында җирләнгән. Биредә дин әһелләре олуг галим рухына багышлап догалар кылдылар.
Шулай ук дин әһелләре конференциягә кадәр Таҗетдин Ялчыголга куелган истәлек билгесен карадылар. Истәлек билгесе Зәйнең Ялчыгол исемен йөртүче урамында урнашкан. Зәйдә мәчет тә аның исеме белән аталган. Истәлек билгесе галимнең рухи мирасын һәм тормыш юлын күрсәтә.










