Танылган «Ак Барс» хоккей командасы капкачысы Эмиль Рамил улы Гарипов "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәдә Корбан ашы уздырды.
Чарада танылган спортчының әти-әниләре, туганнары, дуслары, имамнар, күренекле татар зыялылары, мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәре катнашты.
Җыелган кунаклар башта ахшам намазы укыдылар. Мәҗлесне мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин башлап җибәрде. Аннары кунаклар Әнәс хаҗи алып кайткан Зәм-зәм суыннан авыз иттеләр. ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров халыкка эчтәлекле вәгазь сөйләде. Ул барлык мөселманнарны яңа хиҗри 1437 ел белән котлады. Мөхәррәм аеның фазыйләтләрен шәрехләде. Корбан мәҗлесен оештыручыларга рәхмәт әйтте, чалган корбаннарның кабул булуын теләде.
Мәҗлес кунаклары Эмиль кардәшкә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Тазалык-саулык, иманлы гамәлләр, яңа үрләр вә җиңүләр теләделәр. Җырчылар Илсаф һәм Ильяс Халиков мәҗлесне матур мөнәҗәтләр көйләп саләмләделәр.
«Ак барс» капкасын сакларга 17 яшьтә үк баскан Эмильгә быел 24 яшь тулды. Шул вакыт эчендә ул яшьләр арасында өч мәртәбә ил беренчелегендә медальләр алырга, ике Универсиада чемпионы булырга, үсмерләр арасында дөнья беренчелегендә көмеш медаль яуларга өлгерде. Универсиадаларда җиңүе өчен аңа халыкара класслы спорт остасы дигән мактаулы дәрәҗә дә бирелде. Әйтергә кирәк, Эмиль атаклы көрәшче, җиде тапкыр Сабантуй батыры, заманында Россия күләмендә Татарстан данын яклаган Рамил Гарипов улы.
Атаклы көрәшче хәләл җефете Наилә ханым белән спорта дан казанырлык, иманлы, кече күңелле, милләтпәрвәр уллар тәрбияләгән. Бу гаиләгә Аллаһы Тәгалә Үзенең бетмәс нигъмәтләрен, тынычлык, бәхет-сәгадәт, сәламәтлек-иминлек иңдерсә иде!
«Ак Барс» хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов мәдрәсәдә Корбан ашы уздырды
15 октябрь 2015 ел 14:42
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт Рамазан аена биналарны бизәп куярга чакыра. Иң яхшы бизәлешкә – хаҗ юлламасы!
15 гыйнвар 2026 ел 15:48
Мөфти Камил хәзрәт РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов белән очрашты
14 гыйнвар 2026 ел 18:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


