Кичә Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов шәһәр имам-хатыйблары белән киңәшмә уздырды.
Анда шәһәр мәчетләрен төзекләндерүгә кагылган хуҗалык сораулары каралды, шәһәрнең урта махсус һәм югары уку йортларында экстремизмга һәм терроризмга каршы тору буенча лекцияләр планы каралды.
Шулай ук мөселман һәм православ яшьләрнең уртак эше – видеороликны тәкъдим итүгә әзерләнү мизгелләре тикшерелде.




