Хаҗ - ислам диненең бишенче баганасы. Коръәннең Әл-Гыймран сүрәсенең 97нче аятендә әйтелә: “Мөмкинлекләре булган кешеләрнең Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычлары - Аның йортына хаҗ кылу”.
9 октябрьдә Балтач үзәк мәчетендә гадәттәгечә җомга кичәсе узды. Ошбу кичә Балтач районыннан изге Мәккә җирләрендә булып, Аллаһ каршында бурычларын үтәп кайтучы хаҗилар белән очрашуга багышланган иде. Кичәне ТРның баш казые, Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хазрәт Фазлыев башлап җибәрде. Ул хаҗнын олуг гыйбадәт икәнлеген аңлатты. Хаҗилар алып кайткан зәм-зәм суларын эчеп дога кылынды.
Хаҗ бүлеге җитәкчесе Илшат хазрәт зәм-зәм суы турында сөйләп, сүзне хаҗиларга бирде. Быел районнан хаҗга барган 10 кеше үзләренең кичерешләре белән уртаклашты, группа җитәкчесе Шамил хазрәткә һәм хаҗ кагыйдәләрен өйрәтеп җибәрүче Илшат хазрәткә рәхмәтләрен әйттеләр. Хаҗиларыбыз исән-сау йөреп кайтты, аларның кылган хаҗлары кабул булсын, тырышлыклары Аллаһның ризалыгы өчен булып, әҗер-савапларга ирешсәләр иде, барлык гөнаһлары гафу ителсә иде. Амин!
Балтач мөхтәсибәте



