Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Татар дин галимнәре елы уңаеннан 26 октябрьдә Россия ислам институты белән берлектә алтынчы тапкыр “Саматов укулары”н уздыра. Конференция ХХ гасыр азагы ХХI гасыр башы күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәткә багышлана.
Габделхак хәзрәт Саматов (1930-2009) XX гасыр ахыры - XXI гасыр башы күренекле дин әһелләренең берсе, күп сандагы дини китаплар авторы, нәзарәтнең беренче казые. Ул - татар халкының инкыйлабка кадәрге чордагы бай дини мирасын тудыручы дин әһелләренең дәвамчысы.
“Саматов укулары” Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырыла. Ошбу чара кысаларында дини-милли эшчәнлек юнәлешендә тырыш хезмәт куйган шәхесләргә Г. Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясен һәм дини уку йортларында белем алуда уңышка ирешкән шәкертләргә Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясен тапшырыла.
Укуларга билгеле теологлар, галимнәр, Габделхак хәзрәтнең укучылары,чордашлары һәм дин әһелләре чакырылган.
Чара Россия ислам институтында уздырыла. Сәгать 10.00 да башлана.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 238-17-61
ТР МДНнең мәгариф һәм фән бүлеге




