Бу көннәрдә Түбән Кама районында республика имам-мөхтәсибләре өчен “Дини оешмаларда эшчәнлек оештыру мәсьәләләре” темасына багышланган квалификация күтәрү курслары бара.
Кичә мөхтәсибләр тәҗрибә уртаклашу максатыннан җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче "Ихсан" дип аталган мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йоласын башкару үзәгендәге булды. Бүген исә хәзрәтләр Бөтендөнья Коръән хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле, шәех Хәсән әл-Һадиның дәгъват темасына багышланган лекциясен тыңлады, ә өйлә намазыннан соң мөхтәсибәләрдә эшләү үзнечәлекләрен ачыклады, тәҗрибә уртаклашты. Программада Голәмәләр шурасы әгъзасы, КИУның гуманитар фәннәр кафедрасы җитәкчесе Дамир хәзрәт Шагавиевның экстремизмга каршы торуга багышланган лекциясе һәм шулай ук Голәмәләр шурасы әгъзасы, РИУның ислам хокукы кафедрасының өлкән укытучысы Рөстәм хәзрәт Нургалиевның банк өлкәсендәге эшчәнлекне дини кануннарга туры китереп алып баруга багышланган чыгышы каралган.
Иртәгә мөхтәсибләр каршында “Хәләл” стандарт комитеты рәисе Марат хәзрәт Низамов чыгыш ясар дип көтелә.




