12 октябрьдән Азнакай районының барлык шәһәр һәм авыл мәчетләре каршындагы мәдрәсәләрдә ислам нигезләре һәм Коръән Кәримне укырга өйрәнү буенча курслар башланды. Өлкән яшьтәгеләр өчен дәресләр көндез оештырылса, яшләр эш көннәрендә кичке вакытта җыела.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дәресләр якшәмбе көннәрендә оештырыла һәм дини-әхлакый тәрбия бирүгә корылган уен формасында алып барыла.




