22 октябрьдә Апанай мәчетендә күзләре күрмәүче һәм начар ишетүчеләр өчен Мөхәррәм ае уңаеннан күркәм чара оештырдылар. ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров чара килгән кунакларга Мөхәррәм аеның фазыйләтләре һәм ислам дине кыйммәтләренә багышланган вәгазь сөйләде. Соңыннан халыкны корбан итеннән пешерелгән аш-су, ризыклар белән сыйладылар һәм мәхәллә исеменнән һәркайсысына бүләкләр тапшырдылар. Якын арада Апанай мәчетендә күзләре күрмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен ислам нигезләре буенча курслар башлана.
Апанай мәчетендә күзләре күрмәүче һәм начар ишетүчеләр өчен чара оештырдылар
23 октябрь 2015 ел 10:34
Соңгы яңалыклар
Изге Болгар җыенына рәхим итегез! Төп чаралар – тәүбә кылу һәм хаҗга 6 юллама уйнату
06 май 2024 ел 15:02
Түбән Кама мөхтәсибәте мөселман командалары арасында республикакүләм хоккей турниры үткәрде
06 май 2024 ел 11:23
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





