Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Татар дин галимнәре елы” кысаларында “Саматов укулары” фәнни-гамәли конференциясен уздырды. Әлеге чара быел күренекле дин әһелләре һәм шәкертләр катнашында алтынчы мәртәбә оештырылды.
Ел саен “Саматов укулары”нда дин өлкәсендә зур тырышлык куйган, рухи мирасыбызны саклаучы шәхесләргә “Рухи мирас” бүләге тапшырыла. Узган елларда әлеге олуг бүләк Вәгыйзь хәзрәт Яруллинга, Җәлил хәзрәт Фазлыевка, Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшинга, Габделхак хәзрәтнең улы Таһир хәзрәткә, Әлбир хәзрәт Кргановка тапшырылган иде. Быел бу медальгә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе, күренекле җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим Ильяс хәзрәт Җиһаншин лаек булды.
"Рухи мирас" медален Татарстан мөфтие Камил хәзрәт тапшырды. "Габделхак хәзрәт Саматов совет заманында ук динебезне саклаган, берничә буын дин әһелләрен тәрбияләгән олуг остаз. Шулай ук ул Татарстанның беренче казые, зур хөрмәт яулаган дин әһеле. Бүген бирегә Габделхак хәзрәтне белгән, аның эшен дәвам итүче имамнар җыелды. Ел саен “Саматов укулары”нда дин өлкәсендә зур тырышлык куйган дин әһелләренә “Рухи мирас” премиясен тапшырабыз. Быел без аны күп еллар дәвамында динебезгә хезмәт итүче, йөзләгән шәкертләрне тәрбияләгән Ильяс хәзрәткә тапшырабыз. Раббыбыз эшләребезне кабуллардан кылсын", -дип, Ильяс хәзрәткә күркәм теләкләрен җиткерде.




