Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Татар дин галимнәре елы” уңаеннан 26 октябрьдә Россия ислам институты белән берлектә алтынчы тапкыр “Саматов укулары”н уздырды. Әлеге чара кысаларында дини уку йортларында белем алуда уңышка ирешкән шәкертләргә Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясе тапшырылды. Быел әлеге стипендия тәүге мәртәбә бирелде һәм аңар 7 шәкерт лаек булды.
Стипендияләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. "Быел "Саматов укулары"нда беренче мәртәбә шәкертләргә дә бүләк әзерләдек. Шәкертләргә остазлары юлыннан барсыннар, динебезгә хезмәт итсеннәр дип, Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясен булдырдык. Шәкертләр бабаларыбыз тәҗрибәсен, рухи мирасын өйрәнсеннәр иде. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен өммәтебез, республикабыз, динебез өчен бергәләп күркәм гамәлләр кылырга язсын", - дип теләде мөфти хәзрәтләре.
Стипедиягә түбәндәгеләр лаек булды:
№ | Уку йорты | ФИО | Курс |
Казан ислам университеты | Морзашев Рамазан Амангелды улы | 2 курс | |
Россия ислам институты | Аллагулов Ильяс Зайнулла улы | 3 курс | |
Буа мәдрәсәсе | Гарипов Айдар Рамил улы | 2 курс | |
«Фәнис» мәдрәсәсе, Ютазы, Урыссу | Мәхмүтова Зөлфия Хәмит кызы | 2 курс | |
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Казан | Минниханов Данис Фәнис улы | 3 курс | |
«Ак мәчет» мәдрәсәсе, Чаллы | Чекмурзаев Моратхан Алимхан улы | 2 курс | |
Р.Фәхретдинов исемендәге Әлмәт медрәсәсе | Каюмов Илназ Хафиз улы | 2 курс |




