Бу көннәрдә Стамбулда унөченче тапкыр Word Halal Council – “Хәләл” дөньякүләм советының генераль ассамблеясы үтте. Чара кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандарт комитетының Советның киләсе елдагы җыелышын Казанда үткәрү гаризасы каралды. Нәтиҗәдә Татарстан Комитеты презентациясе иң яхшы дип табылды һәм Казан хәләл өлкәсендәге иң зур чараларның берсен оештыру хокукына ия булды. Димәк, 2016 елда “Хәләл” дөньякүләм советының генераль ассамблеясы Казанда көз айларында үтәчәк.
Әйтергә кирәк, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты Word Halal Council – “Хәләл” дөньякүләм советы составына үткән елны керде. 1999 елда гамәлгә куелган Word Halal Council 25тән артык илне берләштерә һәм хәләл индустриядә халыкара координацион орган булып тора.



