Бау мәдрәсәсенең 210 еллыгы уңаеннан “Буа мәдрәсәсе тарихы”` һәм “Буа мәдрәсәсенең (1805-2015) танылган шәкертләре” (“Известные шакирды и выпускники Буинского медресе(1805-2015)” дип аталган җыентыклар дөнья күрде. Әлеге җыентыкларның авторы - мәдрәсә җитәкчесе Рәшид Маликов.
Буа мәдрәсәсе 1805 елдан эшләп килә. Инкыйлабка кадәр ул “Нурия” исемен йөртә һәм Сембер губернасында иң танылган уку йортларыннан була. “Буа мәдрәсәсе тарихы” уку йортының тарихын ачып бирә. Ике гасыр дәвамында уку йортында бик күпләр белем алган. “Буа мәдрәсәсенең (1805-2015) танылган шәкертләре һәм тәмамлаучылары” китабында сүз дини уку йортында белем алган мәшһүр шәхесләр хакында бара. Алар арасында көнчыгыш белгечләре, филология фәннәре докторлары, язучылар, профессорлар, дин әһелләре, журналистлар һәм башкалар бар.





