1 ноябрь көнне сәгать 10 да Арча районы Шушмабаш авылында яңа мәчет ачылуга 10 ел тулу уңаеннан вәгазь кичәсе оештырыла. Чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашыр дип көтелә.
Юбилей уңаеннан авыл халкы һәм «Сервис - агро» генераль директоры Габделхәй Кәримов ярдәме белән мәчеттә күп кенә төзекләндерү эшләре башкарылган.
Кичәгә рәхим итегез!



