31 октябрь көнне Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов чакыруы буенча Акъяр авылы мәчетенә Аксубай районы имам-мөхтәсибе, көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров килде. Казый вәгазен тыңларга төрле авыллардан җыелдылар.
Равил хәзрәт авыл халкын үтемле вәгазе, хикмәтле сүзләре белән сөендерде, сорауларга җавап бирде. Халык бик канәгать калды. Вәгазь тыңлаучылар: " Безне сөендергәне өчен Аллаһ та аны җәннәте белән сөендерсен, безне зурлап килгәне өчен, Аллаһ та аның кешеләр алдында дәрәҗәсен күтәрсен", дип теләделәр.



