Бүген ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров фильм төшерү төркеме белән Дагыстанга китте. Максатлары - дини остазларга багышланган фильм төшерү.
Нияз хәзрәт әйтүенчә, әлеге документаль фильм ТР МДН игълан иткән Татар дин галимнәре елы уңаеннан төшерелә. 30 минутлык видеофильм татар һәм дагыстан дингалимнәренең үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтәчәк. Иртәгә төшерү төркеме Дагыстан Республикасы мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев белән очраша.
Монардан тыш, әлеге төркем шулай ук “Россиядә ислам” фильмы өчен материал туплый. Фильм киң катлам халыкка ел ахырына тәкъдим ителәчәк. Аны ДУМ РТ һәм islam-today.ruсайтларында карап булачак.











