Иртәгә Чистайның “Восток” мәдәни-ял итү үзәгендә видеоролик тәкъдим итү була. Ул секталар темасына багышлана. Әлеге видеоролик Чистай мөселман яшьләре берлеге һәм Чистай епархиясе яшьләр бүлеге белән берлектә төшерелгән.
Тәкъдим итү чарасында яшьләр видеороликны төшерү идеясе, сценарий төзү, төшерү барышы турында сөйләяәчәк.
Чара 3 ноябрьдә, сәгать 14.00 дә башлана. Рәхим итегез!




