Халыкара бердәмлек көнендә, 4 ноябрьдә, Аксубай мөхтәсибәте вәкилләре “Наз – Нежность” халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә дәваланучы картлар белән очрашты һәм җанлы әңгәмә корды.
“Бердәмлек ислам динендә мөһим урын алып тора. Үзем генә яшим дигән кеше ахмаклардан саналыр, чөнки төрле авырлыкларга юлыккач безгә туганнарыбызның, дусларыбызның, күршеләребезнең ярдәме кирәк. Бердәмлек - кешеләрне сөю, кайгырту һәм дус булу”,- дип сөйләде район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Илнар хәзрәт Сафиуллин.




