3 ноябрьдә Чистай районы “Нур” мәчетендә имамнары җыелышы үтте. Чарада район имамнарыннан тыш мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, районы башлыгының милләтара һәм конфессияара мәсьәләлр буенча киңәшчесе Госман Хәкимов катнашты.
Көн кадагында имам-мөхтәсиб вазыйфасын вакытлыча башкаручыны сайлау мәсьәләсе иде. Район имамнары бертавыштан “Нур” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Кыямов кандидатурасын хуплады.
Чара кысаларында хуҗалык мәсьәләләре, мәчетләр каршындагы курсларның эшчәнлеге турында да фикерләштеләр.



