2 ноябрьдә Чирмешән районында "Традицион ислам айлыгы" башланды. Бу айлык кысаларында район авылларында дини кыйммәтләребезне аңлаткан төрле видеороликлар күрсәтелә, район имамнары исә вәгазьләр сөйли.
3 ноябрьдә Түбән Чыгытайның мәдәният йортында традицион ислам айлыгына багышланган чираттагы чара узды. 5 ноябрьдә чаралар дәвам итте. Бу юлы вәгазьләр Лашман авылында сөйләнелде.
Чараларда имам-мөхтәсиб Минсәгыйрь хәзрәт, Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт, җирле халык катнашты.




