Чистайның “Восток” мәдәни-ял итү үзәгендә секталар темасына багышланган видеоролик тәкъдим итү кичәсе булды. Әлеге видеоролик Чистай мөселман яшьләре берлеге һәм Чистай епархиясе яшьләр бүлеге белән берлектә төшерелгангән. Чарада студентлар, район имам-мөхтәсибе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Мөхәммәд Кыямов, "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, хокук саклау органнары һәм православие дине вәкилләре катнашты.
Кичә башында видеофильмны төшергән яшьләр эшчәнлекләре белән таныштырып видеоролик күрсәтте, сәхнәдә бер-бер артлы чакырылган кунаклар чыгыш ясады. Фильмны әзерләүче яшьләр соңыннан видеороликны төшерү идеясе, сценарий төзү, төшерү процессы турында сөйләде.
- Әлеге тема бүген бик актуаль һәм шуңа да без аңа алынырга булдык. Төшерү процессы бик мавыктыргыч, кызыклы булды. Сценарийга, төшерү урыннарын сайлауга зур игътибар бирдек, - дип сөйләде видеоролик режиссеры Алмаз Сафиуллин.
- Фильмның асылында бик җитди мәсьәләләр. Залда утыручы яшьләр дә фильмда күтәрелгән проблемаларга җитди карасалар иде, - дип белдерде фильмда төшкән Екатерина Крылова.
Фильмны төшерүгә өлеш керткәннәргә дин әһелләре рәхмәт хатлары тапшырды.







