"Ак мәчет" мәдрәсәсендә рәсем конкурсына йомгак ясадылар

09 ноябрь 2015 ел 14:06
"Ак мәчет" мәдрәсәсендә рәсем конкурсына йомгак ясадылар

Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә ике атна дәвамында “Минем иң яраткан бәйрәмем” дигән рәсем конкурсына эшләр кабул итте. Бәйге яшь буенча өч төркем арасында оештырылды:

- 7 яшькә кадәр;

- 10 яшькә кадәр;

- 10 яшьтән өлкәннәр.

8 ноябрьдә конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды. Барлык катнашучылар каршында имам-хатыйб, мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев чыгыш ясады һәм активлык күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Конкурска иҗади эшен юллаган һәрбер балага  бүләкләр тапшырылды, җиңүчеләр шулай ук грамоталар белән бүләкләнде.

Җиңүчеләр исемлеге:

- 7 яшькә кадәр:

1) Сафина Мәръям;

2) Бикмәтова Алсу;

3) Миниәхмәтов Аят.

 - 10 яшькә кадәр:

1) Сәлимгәрәева Исламия;

2) Миниәхмәтова Өммегелсем;

3) Ялаев Искәндәр.

- 10яшьтән өлкәннәр:

1) Миниәхмәтова Зәйнәб;

2) Мөхәмәтова Миләүшә;

3) Садыков Абдулла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы