Узган ялларда Саба җәмигъ мәчетендә район мөхтәсибәте тарафыннан балалар өчен Ислам нигезләре буенча конкурс-викторина үткәрелде. Шимбә көнне бәйге малайлар һәм яшүсмер егетләр өчен оештырылса, якшәмбе көнне дини белемнәрен күрсәтергә Аллаһ йортына кызлар җыелды.
Конкурста районыбызның Мишәбәш, Иләбәр, Лесхоз, Татар Икшермәсе, Явлаштау, Олыяз, Пүкәл, Килдебәк, Шәмәрдән, Саба мәхәлләләреннән җәмгысе 70 тән артык бала катнашты.
Конкурс шартлары буенча, балалар иң элек Пәйгамбәребезнең тормыш юлы (сира), динебез нигезләре (фикъ), Ислам тарихы, татар мәгърифәтчеләре буенча 60 сорауны берләштергән билетларга язмача җаваплар бирделәр. Бәйгегә әти-әниләре белән бергә әле укый-язарга өйрәнеп кенә килүче 6-7 яшьлек балалар да килгәннәр иде, аларга сорауларга телдән җавап бирергә туры килде. Чараның икенче өлешендә балалар тәҗвид буенча сүрәләр укып күрсәттеләр, Коръәннән карап укучыларга (андыйлар да шактый булды) өстәмә баллар язылды. Алга таба малайлар азан әйтүдә, кызлар хәдисләргә аңлатмалар бирүдә көч сынаштылар.
Гомуми балларны кушып исәпләгәннән соң, Сабадан Камол Камолов, Фәнзилә Ганиева; Мишәбәштан Исламия Гафиятова, Рүзәл Әхәтов; Олыяздан Илсаф Габизов; Шәмәрдәннән Сәйдәнур Филлипова, Сөләйман Зиннәтуллин; Явлаштаудан Алия Сабирҗанова (һәркайсы үз яшь категориясе буенча) беренче урынга лаек булды.
Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов бәйгедә катнашкан һәр балага рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм призлы урын алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.



