“Хозур” нәшрият йорты Әхмәдһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” китабын нәшер итте. Әлеге хәнәфи мәзхәбе буенча фикһ мәсьәләләрен аңлаткан хезмәт бер гасырдан артык инде иң танылган әсбаплардан санала. Китапта исламның 5 баганасының мәгънәсе, тәртибе аңлатылган.
1892 елда беренче тапкыр басылган китап бүген дә мәдрәсәләрдә, якшәмбе мәктәпләрендә укытыла.




